Министрлык авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында конкурс сайлап алуын игълан итә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.
Документлар 2022 елның 17 февраленнән 18 мартына кадәр Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет адресы буенча, эш көннәрендә 9: 00дән 16:00гә кадәр (тәнәфес 12:00дән 13:00гә кадәр) кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны сез түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: https://agro.tatarstan.ru/2022-5794589.htm
Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 88 (88 41)