Апасның ветеринария хезмәткәрләре себер түләмәсенә каршы көрәшә

2022 елның 25 феврале, җомга

Район ветеринария берләшмәсе лабораториясенең бактериология бүлеге белгечләре тире чималын себер түләмәсенә (себер язвасы) тикшерәләр.

Себер язвасы - барлык төрдәге авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның, шулай ук кешенең аеруча куркыныч йогышлы авыруы.

“Себер язвасы – бик куркыныч авыру. Ул хайваннар арасында киң таралган, кешеләр дә аның белән чирли ала. Себер язвасы иммунитетка зыян сала һәм үлемгә китерә. Авыру таралуга юл куймаска кирәк“, – ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.

Хезмәткәрләр фикеренчә, тире чималын Себер ярмасына тикшерү авыруны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International