Зур Күккүз мәктәбендә Әлифба бәйрәме узды

2022 елның 25 феврале, җомга

Зур Күккүз мәктәбенең беренче класс укучылары Әлифба бәйрәмендә үзләренең белемнәрен сынадылар.

 

Мәктәп бусагасын атлап кереп, укытучы апалары янәшәсендә хәреф танырга өйрәнгән укучылар бәйрәмдә барлык биремнәрне дә уңышлы үтте. Алар матур шигырьләрен сөйләп, җырлар җырлап Әлифба белән саубуллашты.

“Укучыларыбыз сәләтле. Инде укырга, язарга да өйрәнеп беттеләр. Гел әйбәт билгеләргә генә укырлар дип ышанабыз“, – ди Зур Күккүз мәктәбе директоры урынбасары Фәнзилә Миңнуллина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International