Дәүләт Думасында Россия халыкларының этномәдәни үсеше һәм тел сәясәтен камилләштерү буенча эшче төркем төзелде
Дәүләт Думасында Россия халыкларының этномәдәни үсеше һәм тел сәясәтен камилләштерү буенча эшче төркем төбәкләрдә туган телләрдә укыту әдәбиятының булу проблемалары белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта 21 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара туган телләр көне алдыннан Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча Комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.
«Кайдадыр хакимият субъектларында туган телдә дәреслекләрне үзләре формалаштыралар, әмма берничә төбәк территориясендә яшәүче халыклар бар. Туган телдә укыту әдәбиятын алар өчен нинди субъект әзерләячәк?",- дип белдерде Гыйльметдинов, әлеге мәсьәләне хәл итү эшче төркемнең көн тәртибенә керәчәген аңлатып.
Шулай ук ул дәүләт реестрына туган телләрдәге дәреслекләрне ничек оператив рәвештә кертү, кадрлар әзерләү проблемаларын һәм туган телдә, бигрәк тә күчмә мәктәпләрдә фәннәрне укыту методикаларын хәл итү мәсьәләсен дә күтәрде.
Илдар Гыйльметдинов бүгенге көндә федераль мәйданчыкларда төбәкләрнең тел сәясәтендәге уңышлы тәҗрибәсен күбрәк уртаклашырга кирәк, дип басым ясады. Ул ике телдә (билингваль белем бирү) — рус һәм туган телләрдә белем бирүне актив үстерүче Татарстанны мисал итеп китерде. Шулай ук, депутат сүзләренчә, Башкортстанның туган телен саклау проблемасы белән дә актив шөгыльләнә.