Регионга Арктика тәэсир итә ала.
Татарстанда әле салкынлык та кире кайтырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА профессор, КФУның география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
Профессор төбәккә Арктика йогынты ясарга мөмкин, дип аңлатты. Бу очракта салкыннар кайтырга мөмкин, әмма алар кыска вакытлы булачак.
Переведенцев фаразлары буенча, март җылы һәм кояшлы булачак. Айның икенче яртысы яңгырлы һәм җылы булырга мөмкин.