730 мең 800 сумлык субсидияне Раиль һәм Раилә Гыйсмәтуллиннар һәм аларның кызлары Ралина белән Зарина алды.
Яшь гаилә ярдәм алу өчен документларны 2021нче елның май аенда тапшырганнар. Торак шартларын яхшыртуга бирелгән әлеге таныклык ипотека кредитын түләүгә кулланылачак.
“Бүген сөенечле мизгелләр кичерәбез. Йорт алырга күптән хыялланабыз. Әлегә үзебезгә яшәү өчен уңайлы йорт эзлибез. Татарстанның яшьләр министрлыгына һәм Президентыбызга шундый зур бүләк ясаганнары өчен олы рәхмәт”, - ди Раилә.