Апас универсаль спорт залында район хәрби комиссары вазифасын башкаручы Наил Җантимеров призына футбол ярышлары узды.
Футбол уеннарында Буа районыннан ике команда, Тәтеш һәм Апас командалары катнашты. 7-8 яшьлек балалар дәрәҗәле Кубок өчен көрәште. Ярышларга килгән әти-әниләре балаларына көч биреп, җиңүгә рухландырып торды.