Апас аграр көллияте студентлары Чүпрәле районында узган республикакүләм һөнәри осталык бәйгесендә катнашты.
“Татар ашлары“ бәйгесе “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы“ уңаеннан узды.
Әлеге бәйгедә Апас аграр көллиятенең 196нчы төркем студенты Лилия Галиуллина катнашты. Ул бар яктан да осталыгын күрсәтеп икенче урынга лаек булды.
“Көллияттә алган белемнәрне бәйгеләрдә сыныйбыз. Аш-су әзерләргә яратам. Остазларым да тәҗрибәле“, – ди Лилия.