Улларда батырлык һәм көчле рух тәрбияли

2022 елның 4 марты, җомга

Хатынын фаҗигале рәвештә югалткан һәм ике улларының язмышы аның кулында булуын аңлаган Илдар абый Сөнгатуллин да үз балаларына күз яшьләрен күрсәтмәскә көч тапты. Әнисе вафат булган вакытта олы улы Динарга-13, кече улы Тимурга 4 яшь була. Әти улларында батырлык, сабырлык тәрбияли, туганлык җепләрен кадерләргә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтә. Дәү әниләре Равия апа да гел  янәшә була .

- Без әтидә аның көчле якларын гына күрдек. Бөтен гаиләгә ашарга пешерә иде, җыештыра, сораган әйберләребез бар иде. Әниебез йолдызлар янына китте дип, безне юатты. Без дә әтине борчымаска, аңа һәр яктан ярдәм итәргә тырыштык. Әмма, үсеп китүебезгә карамастан, тормышта еш кына әниебез җитмәгән мизгелләр була, - ди улы Динар.
Илдар абый газ хезмәтендә эшли. Командировкалар белән төрле урыннарга бардым. Кайда гына булмасын, ул һәрчак улларыннан аларның хәл-әхвәлләре турында сорашырга вакыт таба. Өйдә яратып чәчәкләр үстерә. Җирлектә беренчеләрдән булып яшелчә дә өлгертә Гаилә өйдә аквариум балыклар, ташбака үрчетә. Гаилә башлыгы табигатьтә булырга, балык тотарга ярата. Бу дәресләр аңа авырлыкларны  кичерергә, киләчәккә өмет бирә.
Уллары аның төп горурлыгы. Динар өч югары уку йортын тәмамлаган һәм диплом белән алган Кечкенәдән электроника белән мавыккан егет үз эшен шәһәрдә башлый. Тимур армиядән узган көздә кайтты. Ул шулай ук югары белем алган. Балалар әтиләренә булышалар, бер-берсе өчен нык терәк булып торалар.
Егетләр әтисе янына Апака еш кайталар. Илдар абый улларын, оныкларын түземсезлек белән каршы ала. Күңелдә үткәндәге тирән яра бетми, әмма бүген аның күзләрендә еш кына шатлык яшьләре.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International