Урта Балтайдан Илфир Гәрәев кызларын аякка бастыру өчен бөтен көчен, тырышлыгын һәм сәләтен багышлый. Нинди генә җаваплы вазыйфалар биләмәсен, ул һәрвакыт үз гаиләсен беренче урынга куя. Ул кызларының әнисе турында сорашканда көчсезлеген күрсәтергә ярамаганлыгын яхшы белә. Аларны балачакларыннан кызыклы хатирәләр, шаярулары турында хикәяләр белән җәлеп итәргә тырыша.
Әнисе вакытсыз вафат булганнан соң, 10 яшьлек Илүзә һәм 2 яшьлек Зилә әтисенең җылы канаты астына яшеренгән.
- Куллар төшкән мизгелләр дә була. Тик без үзебезгә без өчәү, дип әйтәбез һәм үзебезне кулга алабыз. Әти безне яклый, аңлый, безне салкын язмыш җилләренә үпкәләтми. Гаилә бәйрәмнәрен өчәү үткәрергә яратабыз. Туган көннәрдә әти безне чәчәк бәйләмнәре белән сөендерә , - диләр кызлары.
Илфир Гәрәев Урта Балтай авыл җирлеген җитәкли. Җаваплы эштән буш вакытта балаларны тәмле ризыклар белән сыйларга вакыт таба. Хуҗалыкта терлек асрыйлар.
- Әти сыерны да сава, катык та ясый, коймак пешерә. Өйдәге токмачлы аш та әзерләгәннәр иде. Хәзер инде без әтине тәмле ризыклар белән сөендерергә тырышабыз. Кулинария серләренә әти-әнием Рузия әбисеннән өйрәндем, - ди олы кызлары Илүзә.
Аның тормышының төп мәгънәсе-үз җилкәләре белән кызларны ачы тормыш сынауларыннан саклау, әтиләрчә терәк булу, алар турында кайгырту. Хәзерге вакытта олы кызлары Илүзә Урта Балтай табиблык амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли. Кече кызлары Зилә 8 сыйныфта укый.