Кильдураз станциясеннән Нина апа Елистратова 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады

2022 елның 4 марты, җомга

Ул Ил башлыгының, район башлыгының Котлауларын кабул итте һәм җирлек исеменнән дә хөрмәтләнде.

 

Нина апа Елистратова тормыш юлында бик күп авырлыклар кичергән. Балачагы, яшьлеге сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән.
“9 яшемнән колхоз хезмәтенә җигелдем. Колхозда бер ир-ат та калмады, барысы да фронтка дошманга каршы көрәшкә китте. Сыерлар, сарыклар көтүе дә көттем, лабагрейкада да эшләдем. Эшләмәгән эшем калмады”, - ди Нина апа.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International