Яктылыкны кире кайтаручы элементлар апаслыларның гомерен саклап калырга мөмкин

2022 елның 4 марты, җомга

Яз көне урамнарда җәяүлеләр тагын да арта. Кичләрен һава суларга чыгучылар да очрый. Караңгы төстәге киемле кешеләр юл кырыеннан күренмәскә дә мөмкин.

“Мондый куркыныч хәлләр булмасын өчен, караңгы вакытта киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү сорала. Бу рәвешле саклану чарасын күрү 65 процентка җәяүлене бәрдерү очрагын киметә. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене шоферлар фара яктысы астында 25-30 метрдан күрсә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент беркетелгән җәяүлене алар 130-140 метр арадан күрә ала. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Болай булмаган очракта, административ штраф салу каралган“, – ди ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International