Апаста балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2022 елның 4 марты, җомга

Анда социаль яктан имин булмаган гаиләләрне үзвакытында ачыклау бурычы куелды.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина алып барды. Биредә шулай ук район прокуроры Зөфәр Абитов, авыл җирлекләре башлыклары, башка җитәкче – белгечләр дә катнашты.
Көн кадагында социаль яктан имин булмаган гаиләләрне үзвакытында ачыклап, аларны контрольдә тоту өчен мәгълүмат базасына теркәү мәсьәләсе иде. Җирлек башлыкларына бу эшкә җаваплы карарга киңәш ителде.
“Сез үз җирлекләрегездә яшәүче һәр кешене белеп торасыз. Спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, үз баласын тиешле дәрәҗәдә карамаган, бер-берсенә, яисә баласына кул күтәрүче ата-аналар да булырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз. Бу язмышлар – безнең кулыбызда. Вакытында ачыклап, тиешле чараларны күрсәк бик күп афәтләрне булдырмый калачакбыз. Бердәм булып, бер-беребезне аңлап эшлик”, - диде район прокуроры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International