Апаста язгы бәйрәмнәрне хәвефсез уздыру бурычы куелды

2022 елның 4 марты, җомга

Район Советының актлар залында район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Утырышта район террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе секретаре Булат Гатиятуллин узган елда экстремизм һәм терроризмга каршы профилактика эшенең алып барылуы буенча чыгыш ясады. Шулай ук язгы бәйрәмнәрне дә хәвеф-хәтәрсез, барлык саклану чараларын күреп, Роспотребнадзор куйган таләпләргә нигезләнеп уздыру турында сөйләшү булды.
“Һәрбер өлкәдә уяулык һәм тәртип кирәк. Иминлегебез үзебездән тора. Бәйрәмнәрне файдалы да, күңелле дә, шул ук вакытта хәвефсез итеп тә уздырыйк”, - диде район башлыгы утырышка йомгак ясап.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International