Апаста Салават Кәримов урамындагы күп фатирлы йортлар территориясендә һәм Завод урамы, 11 адресы буенча урнашкан ишегалдында ремонт һәм төзекләндерү эшләре узачак.
Ишегалларында ремонт эшләрен ике айдан башларга планлаштыралар. Төзекләндерү план-схемалары апрель аенда һәр ишегалдында урнаштырылачак.
"Проект нигезендә күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү күздә тотыла. Проектка тротуарлар, яктырту, юллар, яшелләндерү дә кертелгән", - дип хәбәр итә район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин.
Татарстанда ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программа Татарстан Президенты инициативасы белән 2019 елда кабул ителде. Аны гамәлгә ашыру биш ел дәвамында – 2020 елдан 2024 елга кадәр дәвам итәчәк.
2022 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1200 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Димәк, Татарстан буенча 289 мең кешенең яңартылган ишегаллары барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә 2167 ишегалды территориясе төзекләндерелгән һәм яңартылган