Кызыл Тауда хатын-кызлар хөрмәтләнде

2022 елның 4 марты, җомга

Кызыл Тау авыл җирлегендә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан кичә узды.

Алар хөрмәтенә матур концерт программасы һәм чәй табыны әзерләнгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен юллады.

“Хезмәт елларыгыз артта калса да, сез һәрчак безгә киңәшче. Яшь буынның хөрмәтен тоеп, тагын да озак еллар яшәгез“, – диде ул.

Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән канәгать булып таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International