“Апастово-информ“ коллективы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән тыгыз элемтәдә эшли.
Агымдагы елда да юл сакчылары белән берлектә рейдлар узачак, төрле акцияләр оештырылачак. Алар “Гыйбрәт почмагы“, Юл фәне әлифбасы“, “Игътибар, балалар“, “Суд залыннан“ , “Салмыш шофер“ һәм башка рубрикалар белән яктыртылып барачак. Юллардагы иминлеккә, транспорт чараларына кагылышлы яңалыкларга игътибар биреләчәк.
Еллык эш планы төзелеп, ул җитәкчелек тарафыннан расланды.