Район үзәк китапханәсендә мөнәҗәтләр һәм бәетләр кичәсе узды

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Анда районыбызның ак яулыклы апалары катнашты.Кичәне район үзәк китапханәсе мөслимәләр берлеге белән бергә оештырды

Татар халкының рухи байлыгы булган мөнәҗәтләрдә халкыбызның күңел халәте, җан авазы чагыла. Моны кичәгә килүче һәркем үз йөрәге аша тоеп утырды. Ак яулыклы, матур күлмәкле, күркәм йөзле апалар көйләгән мөнәҗәтләрендә, укыган бәетләрендә үз тойгы-хисләрен белдерделәр, Аларның һәрберсе күңел кылларын тибрәтте, күзләрне яшьләндерде. Бәйрәм чарасы бер сулышта узды.
Соңыннан җылы очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты. Ул кунакларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International