Язгы чәчүнең авыл хуҗалыгы тармагы өчен тагын да җаваплы, мөһим чоры якынлаша. Бу көннәрдә район аграрийлары язгы кыр эшләренә чыгачак техниканы ремонтлау белән мәшгуль.
Район буенча быел сабан чәчүе 34 мең гектарга якын мәйданда башкарылачак. Шуның 21 мең гектарын бөртекле культуралар били. Кыр эшләренә 200 берәмлек техника җәлеп ителер дип көтелә. «Апас-Мол» берләшмәсе хезмәтчәннәре әзерлек эшләрен гыйнвар аенда ук башлады. Ремонт эшләре җылытыла торган остаханәдә бара.