Авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген җентекләп күзәтеп тора. Һәр механизатор тракторның язгы чәчүгә чыкканчы, эштә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен, тиешенчә ремонтларга кирәклеген яхшы белә. Шуңа күрә алар һәр техниканың төзеклеген җентекләп күзәтәләр.
- Ел саен кыр эшләрендә катнашам. Бик тырышып әзерләнәбез. Көннәр буе техника белән янәшә йөрим, - ди тәҗрибәле механизатор Илдус Шәфигуллин.
Көн саен ул Бигештән үзәк машина-трактор остаханәсенә эшкә китә. 40 елдан артык трактор белән идарә итә. Шактый хезмәт тәҗрибәсе туплаган тракторчы районда һөнәре буенча иң яхшыларның берсе буларак билгеле.