Каратунда яшәүче апалар матур чәчәкләр ясыйлар

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Китапханәгә “Мирас” түгәрәгенә йөрүче апалар төсле тасмалардан чәчәкләр ясыйлар.

Әлеге түгәрәк 1997 нче елдан бирле эшләп килә.
“Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Без дә шул матурлыкны саклап калып, киләчәк буынга тапшыру яклы. Биредә өлкән яшьтәге апалар һәрдаим килеп, кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Бәйләү, кәрзин үрү, калфак чигү, сәйләннән төрле эшләнмәләр ясау һәм башкалар”, - дип уртаклаштылар китапханә хезмәткәрләре.
Өстәл тирәли түгәрәкләнеп утырган апалар бер-берсе белән киңәшеп, сөйләшеп искиткеч матурлык тудыралар.
“Бүгенге көндә 8 мартка капроннан чәчәкләр ясыйбыз. Алар бер генә дә кибеттәге чәчәкләрдән аерылмый. Гөл чүлмәкләрендә орхидеялар, миләүшә чәчәкләре күзләрне иркәли.
Бер яктан караганда бу - вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан - якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итә”, - ди Каратун җирлеге ветераннар Советы җитәкчесе Венера апа Шигабиева.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International