Тәҗрибәле тракторчы Багыш авылыннан үзәк машина-трактор остаханәсенә юл тота.
- Ел саен кыр эшләрендә катнашам. Бик тырышып әзерләнәбез. Көнозын техника янында, - ди тәҗрибәле механизатор Илдүс Шәфигуллин. Ул 40 елдан артык трактор иярли. Шактый зур хезмәт тәҗрибәсе туплаган тракторчы мактаулы хезмәткәр буларак та танылган.