Оста куллы Заһир Хисамов биредә 6 ел дәвамында хезмәт куя.
Мотор - техниканың йөрәге. Бер генә детале бозылса да, эш туктап кала. “Апас-Мол” берләшмәсенең үзәк машина-трактор остаханәсендә аларны Заһир Хисамов төзекләндерә.
“Моторлар сүтеп җыю белән егет чагымнан ук кызыксына башладым. “КамАЗ” машинасында эшләгәндә беренче тапкыр мотор сүтеп җыярга туры килде. Шуннан өйрәнеп киттем. Хәзер алты елдан артык трактор моторларын төзекләндерү белән шөгыльләнәм. Хезмәтемне яратып башкарам”, - дип сөйли ул үзе.