Фельдшерның эш көне соң да тәмамланмый

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Акхуҗа авылы фельдшеры Гүзәл Гыйләҗеваның эш көне соң да тәмамланмый. 19 елга якын ул өч авылда яшәүче 267 кешегә медицина ярдәме күрсәтә.

Ял көннәрендә дә авыл фельдшерында кичектергесез эшләр барлыкка килә. Барысы өчен дә җавап бирергә кирәк: Беренче ярдәм күрсәтергә, прививкаларга чакыртырга, диспансерлаштыру вакыты килсә, район үзәгенә җибәрергә, өлкән кешеләрнең хәлен күзәтеп торырга кирәк. Бу һөнәр иясе үзенең елмаюы, катнашуы белән дәвалый, акыллы киңәшләрен бирә.
Ире Рөстәм белән бергә игезәкләр – Әмир һәм Самира тәрбиялиләр. Өйдә дә уңган, җитез хуҗабикә. Өйдәгеләр өчен бәйләргә, чәчәкләр үстерергә, бакчаны, участокны карарга ярата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International