Апастан Гыйсматуллиннар гаиләсенә «яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»программасы буенча таныклык тапшырылды.
Торак мәсьәләсен хәл итүгә ярдәм итү максатыннан, Республика Президенты һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә "Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү"программасы тормышка ашырыла. Әлеге программа нигезендә яшь гаиләләргә социаль түләүләргә таныклык бирелә. Апаста яшәүче Раил һәм Раилә Гыйсматуллиннар гаиләсенә дә шундый ярдәм күрсәтелде. Дәүләт исеменнән бүләкне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәм аның урынбасары Луиза Сафина тапшырдылар.
Гаилә башлыгы Раил аграр көллиятне тәмамлаган. Хәзерге вакытта юл идарәсендә эшли. Хатыны Раилә "Радуга"балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе. Гаиләдә ике кыз - Ралинә һәм Зәринә үсә.
Программада катнашу өчен документларны Хисматуллиннар гаиләсе 2021 елның маенда тапшырган. Бүгенге көндә алар 730 мең 800 сумлык таныклык алдылар.
Яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Илсур Хәлимов программада 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала, дип билгеләп үтте.