Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков кереме түбән булган гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.
«Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында.
Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин кереме түбән булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр 1 апрельдән билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак.