Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Мәдәният хезмәткәрләре-ул безнең тормышыбызга сәнгать, иҗат, гармония һәм матурлык китерүче кешеләр. Сезнең идеяләрегез һәм аларны гамәлгә ашыру буенча тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район халкы төрле мәдәни чараларда катнаша һәм кызыклы тормыш белән яши.
Нәкъ менә сез-якты, мавыгучан, инициативалы кешеләр, чиксез фантазиясе белән Дөньяны ямлерәк һәм яхшырак итәсез. Һөнәри осталыгыгыз, гүзәллеккә мәхәббәтегез һәм башкаларга бу мәхәббәтне сеңдерергә омтылуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.
Бу истәлекле көндә һөнәри осталыгыгыз һәм армый-талмый иҗатыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади омтылу һәм яңа казанышлар телим! Игелек, иминлек һәм мәхәббәт! Алга таба да сезнең иҗади хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз район халкы һәм кунаклары күңелендә иң җылы фикерләр уята дип ышанам.
Ихтирам белән, район башлыгы Айрат Җиһаншин.