Районда «Созвездие-Йолдызлык»фестиваленең сайлап алу турлары узды.
Әлмәндәр, Бакырчы, Каратун, Апас мәдәният йортлары сәхнәсендә укучылар үз көчләрен сынап карадылар. Аерым башкаручылар, төрле ансамбльләр, бию коллективлары, нәфис сүз осталары чыгыш ясадылар һәм осталыкларын күрсәттеләр.
– «Созвездие-Йолдызлык»фестивале быел республикада 22 нче тапкыр уздырыла. Бу вакыт эчендә күп кенә талантлы балалар үзләренең талантларын үстерделәр һәм зур сәхнәләргә чыктылар. Сәләтле катнашучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, файдалы дәвам итү – фестивальнең төп максаты, – ди яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.
Жюри әгъзалары балаларны “Вокал-соло“, “Вокал ансамбльләр“, “Хореография“, “Конферанс“ номинацияләре буенча бәялиләр һәм аларны фестивальнең йомгаклау этабына сайлап алалар. «Созвездие-Йолдызлык»фестиваленең Гала-концерты 18 мартта була. Иң яхшылары безнең район данын быел 26-27 мартта Чүпрәле районында узачак гала-концертта яклаячак.