Апаста салмыш шоферларны ачыклау буенча кичке рейдлар уза

2022 елның 25 марты, җомга

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары чираттагы кичке рейдларын Әлмәндәр якларында уздырды.

(11 март, “Апастово-информ“).


Бу көнне дә аларга салмыш шофер очрады. “ВАЗ-2109“ машинасы хуҗасы “кызмача“ хәлдә юлга чыккан. Юл сакчылары сүзләренчә, шофер туктарга теләми, качып котылырга тели. Бу гамәле аның гаебе барына шикне көчәйтә генә.

“Руль артына спиртлы эчемлек кулланып утырган өчен 30 мең сум күләмендә штраф яный һәм шофер ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Әлеге шоферны да шундый җәза көтә“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең чираттагы рейдларында “Йолдыз“ газетасы журналистлары да катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International