Районда яшүсмерләрне коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү буенча эш дәвам итә.
Бүгенге көндә 34 бала вакциналаштырылган. Вакцинация 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен үткәрелә.
- Үсмергә вакцинация үткәрү өчен ата-аналарга язмача рөхсәт кирәк. Табиблар ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрәләр, аңлату эшләре алып баралар, киңәшләр бирәләр. Медицина учреждениеләре белгечләре дә ата-аналар белән очрашуларда катнашалар, - дип хәбәр итә район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Талия Сафиуллина.