Уеннар мәктәп укучылары арасында волейбол лигасы кысаларында узды.
Уеннар ике көн дәвамында барды. Беренче көнне кызлар ярышты. Кызлар арасында узган ярышларда Апас урта мәктәбе җиңү яулады, икенче урында - Биеш, өченче урында - Каратун командалары. Икенче көнне ярышларны егетләр дәвам итте. Уеннарның нәтиҗәләре буенча беренче урынга Биеш командасы лаек булды. Икенче урында - Каратун, өченче урында - Апас командасы. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева сүзләре буенча, әлеге Республика ярышының муниципаль этабы безнең районда ел саен үтә. Җиңүче командалар район данын яклар өчен Яшел Үзән шәһәренә барачак.