2022 елның 4 мартыннан Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары итеп Наил Жантемиров билгеләнде.
Наил Жантемиров 1979 елның 26 февралендә Апас районы Караборнаш авылында туган. 1997-2002 елларда Чиләбе танк училищесының Казан филиалында белем алган. Себер, Үзәк хәрби округларда мотоукчы ротасы командиры урынбасары, мотоукчылар ротасы командиры, мотоукчылар бригадасы Штабы начальнигы урынбасары булып хезмәт иткән. 2019 елның 29 октябрендә запаска чыгып, хәрби хезмәттән азат ителгән. Өч дәрәҗә "Хәрби хезмәттәге казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнгән, «Хәрби хезмәт ветераны". Өйләнгән, өч баласы бар.