Апасның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары юллардагы иминлекне саклау, һәлакәтләргә юл куймау максатыннан рейдларга чыкты.
“Рейд вакытында 15 кагыйдә бозу очрагы белән очраштык. Арада укылышсыз номер белән йөрүче, техник яктан төзексез машина белән юлга чыккан һәм куркынычсызлык каешын эләктереп йөрергә яратмаган шоферлар бар“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Шул ук вакытта штрафын вакытында түләмәгән шоферларны ачыклау дәвам итә.