Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!

2022 елның 25 марты, җомга

14 марттан алып 25 мартка кадәр республикада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия наркотикларга каршы көрәш акциясе игълан ителде.

 

Республикакүләм әлеге акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга игътибарны арттыру. Акция кысаларында теләгән кеше законсыз рәвештә наркотиклар белән сәүдә итү очракларын 21-5-75 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
“Наркоконтроль хезмәткәрләреннән тыш, әлеге проблемаларга кагылышлы сорауларга наркологлар, психологлар, мәгариф, балалар һәм яшьләр белән эшне оештыру өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә җавап бирәчәк. Бер хәбәр дә игътибардан читтә калмаячак”, - диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Фәнис Шәрәфуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International