Быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәр билгеле

2022 елның 25 марты, җомга

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев быел федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабан туйлары узачак көннәрне әйтте.

«18 июньдә федераль Сабан туе Ульяновскида, 2 июльдә бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак», — диде ул Милли шура утырышында. Ульяновск һәм Мордовия җитәкчеләре быелгы Сабан туйларының оештыру комитеты рәисләре булачагын искәртте.

Васил Шәйхразыев элегрәк илкүләм Сабан туйлары узачак урыннар якынча ярты ел алдан гына билгеләнгән булса, хәзер исә берничә ел алга китеп, үзендә Сабан туйларын үткәрергә теләүчеләр бар. 2025 елга кадәр Сабан туйлары урыннары язылганын әйтте. 

Бөтенроссия авыл Сабан туе 2023 елда Әстерханда, федераль Сабан туе Кемеровода Кузбасста узар дип көтелә. Аларның губернаторлары, шулай ук, оештыру комитетлары җитәкчеләре булырга теләкләрен белдергән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International