Татарстанда битлек режимын бетерү тәкъдиме карала

2022 елның 25 марты, җомга

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә Казан шәһәре думасы депутаты Михаил Кузнецов республикада битлек режимын гамәлдән чыгаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Депутат Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшинага шундый тәкъдим белән чыккан. «Татар-информ»га бу мәгълүматны ведомство матбугат хезмәтендә расладылар.   «Мөрәҗәгать идарәгә агымдагы елның 15 мартында ясалды. Ул законлы срок кысаларында каралачак», — диделәр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.   Искәртик, 16.03.2022 Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International