Синоптиклар Татарстанда киләсе атнада 7 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлый

2022 елның 25 марты, җомга

Җомга көнне аз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә, уртача тизлектәге җил була. Төнлә 11-16 градус салкын, аязган вакытта 19 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы 0.. -5 градус фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

26 мартта төнлә термометр баганалары -9.. -14 градуска кадәр, урыны белән -18, көндез -3.. +2 градуска кадәр күрсәтеләчәк.

27 мартта һава торышы шартларында үзгәрешләр көтелә: кар явачак, ә температура күтәрелә. Төнлә -5..-10 һәм көндез -1..+4 градуска кадәр булыр дип фаразлана.

«Киләсе атна башында, 28 һәм 29 мартта, температураларның алга таба җылынуы көтелә: төнлә -1..-6, көндез +1.. +7 градуска кадәр җылытачак. Урыны белән бераз кар явачак», — дип хәбәр итә синоптиклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International