Кешенең эчке кичерешләрен, аның яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдыручы мөнәҗәтләр безнең заманда да үз әһәмиятен югалтмый. Ул элек үсеп килүче буынны тәрбияләүдә игелек һәм яманлыкны аерырга ярдәм итүче иң кулай жанрларның берсе булып санала. Район үзәк китапханәсендә район мөслимәләр берлеге белән берлектә оештырылган эчтәлекле кичә дә халыкның рухи халәтен чагылдыручы әлеге жанрга багышланган иде.
Кичәдә мөнәҗәтләр яңгырады, бәетләр укылды. Урта Балтайдан "Рәйхан" фольклор ансамбле бик күп мөһим мөнәҗәтләр башкарды. Һәр чыгышта кунаклар үз хисләрен һәм кичерешләрен ачып җибәрделәр.
Кичәнең икенче өлеше бәет укуга багышланган иде.