Газ үткәргәндә ярдәм

2022 елның 25 марты, җомга

Газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу өчен 80 мең сумга кадәр субсидия каралган.

- Субсидиягә 2021 елның 21 апреленнән соң газ үткәрүчеләр дәгъва итә ала. Ул йорт эчендә газ үткәргече һәм газ җиһазлары сатып алуга бер тапкыр бирелә торган чыгымнар күләмендә биреләчәк, - дип хәбәр итәләр район социаль яклау идарәсендә.
Субсидияләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, гаилә әгъзасына 10 мең сумнан ким булмаган керемле гаиләләргә, I һәм II төркем инвалидларга һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә 80 мең сумга кадәр бирелә.
Уртача керемле гаиләләргә 10000 сумнан алып 19000 сумга кадәр гаиләнең һәр әгъзасына 60 мең сумга кадәр субсидия каралган.
Субсидияне исәпләгәндә түбәндәге чыгымнар исәпкә алына:
-җир кишәрлеге чикләрендә проект һәм төзү-монтаж эшләрен башкару (газүткәргечләр һәм йорт эчендәге газ челтәрләре урнаштыру);
– йорт эчендәге газ җиһазларын һәм исәпләү приборларын сатып алу.
Субсидия алу өчен гариза хуҗалыкта теркәлгән һәм анда даими яшәүче милекче яза ала. Моның өчен аңа яшәү урыны буенча социаль яклау органына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Субсидия алу өчен кирәкле документлар исемлеге:
- йорт эчендәге газүткәргечләрне башкаручы подрядчы оешма белән килешү, 2021 елның 21 апреленә кадәр төзелгән;
- участок чикләрендә газүткәргеч буенча башкарылган эшләр акты;
- йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуны раслаучы документ. Шунда ук паспорт күчермәләре дә булырга тиеш;
- газ бүлү системасы объектын төзүне тәмамлау акты яки технологик тоташтыру акты;
- Бердәм дәүләт милек реестрында торак урынга хокукны теркәүнең булмавы турында документ;
- гаилә составындагы башка затларның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм гариза бирүченең үз исеменнән эшкәртүгә рөхсәте. Документ ирекле формада языла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International