Ябалак авылы фельдшеры Гөлия Минһаҗева кечкенәдән табиб яки шәфкать туташы буларак күргән үзен.
Бу хыялны тормышка ашыру өчен мәктәптән соң Буа медучилищесына укырга керә. Диплом алгач, яшь белгеч хезмәт юлын туган авылы Бакырчы авылында башлый.
Гөлия Минһаҗеваның хезмәт стажы 26 ел тәшкил итә. Бүгенге көндә ул 210 кешенең сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгырта. Төшке ашка кадәр пациентларны медучреждениедә кабул итсә, төштән соң фельдшер дәваланучы пациентларга өйләренә барып хәлләрен белешергә китә. Беренче чиратта ул авырлы кешеләргә, өлкәннәргә яки балаларга ярдәм итәргә ашыга. Фельдшерның төп бурычлары булып сезонлы грипптан, коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә чакыру, вакцинациядән баш тартучылар белән аңлату эшләре алып бару тора.