Миңнегаян апа Гыйләҗева: «тормыш кадерен белергә кирәк»

2022 елның 25 марты, җомга

Иске Әнәле авылында яшәүче Миннегаян апа Гыйләҗева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Миннегаян апа-сугыш баласы. Тормыш авырлыкларын балачактан ук сынарга туры килә аңа. Хезмәт еллары турында сөйләгәндә, аның күзләренә яшь тула.

Миннегаян апа иртә тол калган. Ялгыз гына ике бала тәрбияләгән. Югары белем алырга ярдәм итте, олы тормышта үз юлын табарга ярдәм итте. Яшь яшьтән Гаян апа спорт белән шөгыльләнә.
- Яшь чакта кышын чаңгыда, җәен велосипедта йөрдем. Спортның һәр төрен яраттым. Хәзер дә яшьләргә начар гадәтләрдән ераграк торырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм, - дип теләде ул.
Гаян апа әле дә эшсез утырырга яратмый. Яшелчә үстерә, кош-корт үстерә. Биергә, халык җырларын җырларга ярата. Иске Карамалы авылы клубы каршында оештырылган «Челтер чишмә», «Милли мирас»төркемнәренә бик теләп йөри.
Гаян апаны юбилее белән котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелды. Аларның һәркайсы аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярны җылы котлады һәм ил Президенты исеменнән Котлау хатын, район башлыгы исеменнән котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Апас авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов, изге теләкләрен җиткереп, җылы юрган бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International