Бакырчы мәдәният йортына капиталь ремонт ясаганнан соң бинаның бер бүлмәсе музейга тапшырылды

2022 елның 25 марты, җомга

Авылда күп еллар дәвамында Шәүкәт Галиев музее эшли. Биредә язучы турында истәлекләр тупланган. Ә менә яңа музейны авыл активы Бакырчы авылы өчен генә үзенчәлекле һәм характерлы итеп төзергә булган.

Реклама

– Безнең музейда без эшне ата-бабаларыбызның көнкүрешен чагылдыручы җиһазлар һәм кирәк-яраклар урнаштырудан башладык, үз һөнәрләребездә кулландык. Һәркем музейга үткәндәге хатирәләрне саклаган истәлекле әйберләр алып килергә ашыкты, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова.
Музейдагы бүлмә уртасында авыл стилендәге Ак Мич урнашкан. Мич янында эскәмияләр, Иске, кулдан ясалган өстәлләр һәм урындыклар тезелгән. Музейны чигелгән сөлгеләр, түгәрәкләр, пәрәмәчләр, япмалар тагын да ямьләндерде. Авылдашлары тырышлыгы белән музей яңа кызыклы экспонатлар белән тулылана.
– Бүген безнең музейда 120 экспонат бар, аның ишекләре һәркемгә ачык. Авыл халкы музейга бик теләп йөриләр, авылның үткәне белән танышалар, экспонатлар белән кызыксыналар. Үз үткәнен белмәүчеләрнең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмиләр. Туган авылыбыз тарихы белән танышырга килгән балаларны шатланып каршы алабыз, - ди мәдәният йорты җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International