Балаководан Әлфия Минһаҗева карамагында дүрт өлкән кеше яши. Бу эштә сабырлык та, зур йөрәк тә кирәк. Ул әби-бабайларның һәркайсына күңел җылысы, яхшы кәеф бүләк итә, кайгы мизгелләрендә дәрт өсти, шатлыклы мизгелләрне уртаклаша.
Әлфия әби Каюмова да социаль хезмәткәр Әлфияне тәрәзәгә карый һәм аны көтә. Ул килеп җитүгә ялгызлык турында да, үз чирләре турында да оныта.
Әлфия әбби безнең районга 17 ел элек Ташкенттан күчеп килгән. Үзе авылда яши. Уллары шәһәргә китеп төпләнәләр. Балалар еш кына әнисенең хәлен белеп торса да, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә тырышалар, янәшәсендә социаль хезмәткәр Әлфия булуы аңа рухи тынычлык бирә.