Татарстанда битлек кию режимы кайчан бетереләчәк?

2022 елның 25 марты, җомга

Мәгълүм булганча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе битлек кию режимын бетерде. Татарстан да алардан үрнәк алачакмы? Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әлегә юк, ди.

– Коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, республика битлек киюдән баш тарту турында уйламый. Федераль нормалар бар. Алар үзгәрү белән, бу сорауга әйләнеп кайтачакбыз. Шулай ук кафе-рестораннарның төнге сәгатьләрдә эшләвен дә рөхсәт итә алмыйбыз, – дип аңлатты ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International