Апасның Табар елгасы яр буенда төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк

2022 елның 25 марты, җомга

Агымдагы елда төзекләндерүнең икенче этабы старт алачак.

(22 март, “Апастово-информ”).

Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерү максатыннан тормышка ашырылучы төзекләндерү эшләре Табар елгасы яр буенда дәвам итәчәк. Барлыгы 4478 кв.метрны мәйданда башкарылачак. Биредә һәркем өчен уңайлы булган, күңеленә хуш килгән ял итү урыны булдыру күздә тотыла.
“Биредә халыкка ял итү өчен мөмкинлекләр тагын да артачак. Яктырткычлар, утыргычлар куелачак. Балалар өчен махсус мәйданчыклар барлыкка киләчәк”, - дип белдерде район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшин.

Әлеге яр буе националь проект кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International