Ана булу – зур бәхет

2022 елның 25 марты, җомга

Апаста “Плюс бер” абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшү узды.

Очрашу район мәдәният йортында оештырылды. Биредә шулай ук Апас урта мәктәбе укучылары һәм аграр көллият студентлары өчен абортлар проблемасын чагылдырган “Сайлау хокукы” фильмы тәкъдим ителде. Казаннан килгән психолог Аида Фиогбе “Плюс бер” федераль проекты турында мәгълүматлар бирде, эш юнәлешләре белән таныштырды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, мәгариф, медицина учреждениеләре белгечләре һәм башка белгечләр катнашты. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев үз чыгышында балаларны тәрбияләгәндә рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянуның әһәмиятен билгеләп үтте.
-Иманлы, инсафлы балалар тәрбиялик. Абортның зур гөнаһ икәнлеген яшьләргә ешрак аңлатыйк. Кыз балалар ана булуның җаваплы да, зур бәхет тә икәнен яшьтән үк төшенсеннәр, ялгыш адымнардан сак булсыннар иде. Моның өчен әти-әниләр дә, укытучылар да зур көч куярга тиеш, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International