Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан да техникаларны кабул итүләр башланды.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге махсус комиссия машина-трактор паркларында, остаханәләрдә булып, техникаларның, агрегатларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерде, механизаторлар белән тәэмин ителеш хакында сорашты, хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләренә аерым игътибар бирде.
Комиссия эшендә республиканың Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов та катнашты. Ул райондагы эшнең барышы белән тулысынча танышып, уңай якларны һәм кимчелекләрне бәяләп, язгы чәчүгә кадәр эшне тәмамлауны, язгы сабанда сынатмауны максат итеп куйды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов сүзләренчә, язгы кыр эшләренә 270 техника, 15 чәчү комплексы чыгачак.
Комиссия “Апас-мол“ берләшмәсенең барлык бүлекчәләрендә һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә, үзәк төзекләндерү остаханәсендә булды. Кыр эшләренең сыйфаты техниканың төзеклегенә бәйле булуы ассызыкланды.