Республиканың иң өлкән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Иске Йомралыда яши

2022 елның 25 марты, җомга

“Сәламәт булуыма сөенеп яшим, эшем бар дип шатланып гомер итәм”, - ди, әле күптән түгел генә 80 яшьлеген каршылаган, Иске Йомралыда яшәүче Данис абый Мифтахов.

Данис абый хуҗалыкларына иң беренче атны 1991 елда улы Рушан соравы буенча алып кайта. Лаеклы ялга чыккач, аларның санын арттыру хыялы да чынга аша. Бүген хуҗалыкларында 35 нәселле ат һәм 20 баш нәселле тана асрыйлар. Чәчү җирләре, үз техникалары да бар.

“Шөгылең, эшең булу сәламәтлек өчен дә файдалы. Беркемгә берни китереп бирмиләр. Матур табигатьле авылымда, үз җиремдә рәхәтләнеп эшлим, дини эшләрдә дә катнашам. Мин тормышымнан канәгать. Соңгы вакытта фермерларга игътибар зур, ярдәм тоеп яшибез. Район башлыгы да гел булышып тора“, - ди Данис абый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International