Апаста Мансур Әхмәдиев призына чаңгы ярышлары узды

2022 елның 25 марты, җомга

Районның Чаңгы шуу үзәгендә район укучылары арасында чаңгы шуу остасы, Рәсәй Федерациясе, СССР спорт мастеры, ветераннар арасында дөнья призеры Мансур Әхмәдиев призларына чаңгы ярышлары узды.

Әлеге ярышларда 1-10 класс укучылары катнашты. Шул ук вакытта укучылар ГТО нормативларын да тапшырды.

“Ярыш нәтиҗәләре ГТО номативлары тапшыру исәбенә бара. Укучылар арасында яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр күп“, –ди ди ГТО буенча җаваплы хезмәткәр Марсель Хисамов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International