Апаста "Тоннель" уза

2022 елның 25 марты, җомга

Язгы каникуллар башланырга күп вакыт калмады. Балаларның ялы вакытында хәвефсезлекне кайгырту аеруча да мөһим.

 

25 март көнне иртәнге сәгать 7 дә Апас урта мәктәбе янәшәсендә "Тоннель" операциясе уза.

"Төп игътибар балаларны махсус утыргычта йөртүгә юнәләчәк. Бала иминлеге өлкәннәр кулында", - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.

"Язгы каникуллар" операциясе кысаларында профилактик чаралар дәвам итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International